Accessibility links

Сноуденга Русиягә керергә рөхсәт бирүче документ тапшырылды


АКШ Үзәк күзләү идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуденга Русия федераль миграция хезмәттеннән “Шереметьево” һава аланы транзит зонасыннан чыгарга рөхсәт бирүче документ тапшырылган.

Бу хакта атнакич Сноуденга юриди хезмәт күрсәткән һәм документны тапшырган адвокат Анатолий Кучерена хәбәр итте.

Һонгонгтан килгән Эдвард Сноуден 23 июньнән бирле Шереметьевоның транзит зонасында торды.
XS
SM
MD
LG