Accessibility links

Биш көнлек сугышның биш еллыгы


2008 елда Грузия белән Русия арасында булып алган кыска сугышның кайтавазы бүген дә сизелә. Кавказ Русия белән Көнбатыш арасында бүленгән.

Азәрбайҗан кораллана. Әрмәнстан Русия җырын җырлый. Таулы Карабах низагы очкын төшсә кабынырга тора. Грузия белән Русия арасында 2008 елда булган кыска гына сугыштан соң бу төбәктә тотрыклылык биш ел узгач та юк. Сугышта Русия җиңсә дә хәрби чаралар Мәскәүнең абруен да төшерде.

"Грузия белән сугыш Русиянең үзенә кирәк булса ике дә уйламыйча гаскәр кертеп көч куллану юлын сайлаячагын күрсәтте. Русиянең милләтара низагларда арадашчы роле абруе кимеде", ди Европа шурасының тышкы сәясәт күзәтүчесе Стефан Майстер.

Русиянең 2008 елда Грузия җирләренә бәреп керүе бөтен төбәктә тотрыксызлык һәм борчылуга сәбәп булды, ди элекке Азәрбайҗан президентының тышкы сәясәт киңәшчесе Вафа Гулузадә.

"Русия белән Грузия арасындагы сугыш, һичшиксез, Русиянең бәйсез Грузиягә карата агрессиясе булды. Советлар Берлеге таркалганнан бирле бу Кавказга куркыныч бер сигнал җибәрде. Русия бүгенге көндә дә үзен кечерәк халыкларга карата сугышчан сәясәт алып барган империя итеп күрсәтте", диде азәри белгече.

Советлар чорыннан бирле Русия халкы яратып эчкән Боржоми суы 2006 елда Грузия белән киеренкелек башлангач Русиядә сатылмады. 2013 елның гыйнварында гына шифалы су Русиягә кертелде
Советлар чорыннан бирле Русия халкы яратып эчкән Боржоми суы 2006 елда Грузия белән киеренкелек башлангач Русиядә сатылмады. 2013 елның гыйнварында гына шифалы су Русиягә кертелде
Медведев президентлыгы чорында Русия Таулы Карабахта тынычлык урнаштыруда арадашчы ролен арттырырга тырышты. 2012 елда хакаимияткә кабат Путин кайткач Русия ике якны да корал белән тәэмин итә башлады.

Соңгы елларда Азәрбайҗан белән Грузия бер-берсенә ягулык өлкәсендә Русиядән бәйсезлек алырга булышты. Сугыш нәтиҗәсендә Грузиянең НАТОга керү вакыты тагын да кичектерелде. НАТОны бу төбәктән тагын да озаграк вакытка читләштерү Русия өчен зур җиңү булды.

АКШ Көньяк Кавказга "АКШ-Русия мөнәсәбәтләре" кысаларында гына карады, низагка артык тыкшынмады. Тынычлык урнаштыру өчен Еворпа Берлеге күп тырышты. Сугыш тәмамланганнан бирле Абхазия белән Көньяк Осетия чик буйларында эшләгән Европа күзәтүчеләре роле зур булды. 2009 елда махсус Көнчыгыш хезмәттәшлеге програмы төзелде. Аңа Беларус, Молдова, Украина, шулай ук Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Грузия керде. Програм кысаларында бу илләрдә демократизация чаралары һәм кануннар реформасы үткәрелде. Әлеге махсус програмда иминлекне ныгыту каралмаган, бу аның кимчелеге, ди Европа Шурасының Тышкы сәясәт күзәтүчесе Стефан Майстер.

Русия Грузия белән сугышны үзенчә аңлаткан "8 август" исемле фильм чыгарды. Актриса Светлана Иванова
Русия Грузия белән сугышны үзенчә аңлаткан "8 август" исемле фильм чыгарды. Актриса Светлана Иванова
"Демократия һәм үзгәрешләрнең нигезе - иминлек. Күрше дәүләтләр белән иминлек сәясәте дә уйланылган булырга тиеш", ди Европа белгече.

Иминлекне Мәскәүнең ачуын чыгармыйча гына булдырып буламы?

"Сугышта Русия Грузиядән күп әйберләр өчен үч алды. Соңгы 15-20 елда булган җиңелүләр, шул санда Грузиянең Косово бәйсезлеген тануы өчен үч алуы булды. Безнең өчен исә бу сугыш империягә каршы 25 ел дәвам иткән сугышның иң югары ноктасы булды. Алда нәрсә көтә? Әйтүе кыен. Бу әле тәмамланмаган. Нәтиҗә ясарга иртә", диде Грузиядәге сәясәт галиме Заза Шатиришвили.

"Левада" үзәге уздырган фикер белешүгә караганда, Русия халкының яртысы Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлек игълан итүләре Русиягә бер файда да китермәде, дип саный. Шулай ук Грузиягә теләктәшлек белдергәннәрнең саны елдан ел арта. Быел инде сораштырганнарның 48% Грузиягә теләктәшлек белдерә. 2011 елда бу сан 37% булган.
XS
SM
MD
LG