Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның сайлау алды штабы чит илдән акча алуны кире кага


Мәскәү мэры вазифасына намзәт Алексей Навальныйның сайлау алды штабында Русия баш прокуратурасының мәгълүматларын кире кактылар. Прокуратура Навальныйның сайлау алды кампаниясе чит илдән финанслануын әйткән иде.

Штаб башлыгы Леонид Волков «Интерфакс»ка белдерүенчә, кампанияне финанслау бары тик сайлау хисабы аша гына кануни алып барыла һәм чит ил кешесеннән бер генә ярдәм дә булмаган.

Прокуратураның сәхифәсе язуынча, тикшерү барышында «Яндекс.Акча» системасы аша Навальный һәм аның штаб вәкилләренә 46 илдән 300дән артык юридик һәм физик заттан акча килүе ачыкланган.

Хәзер бу материаллар җинаять эшен ачу өчен тикшерү оешмаларына җибәрелгән.
Навальный сайлау алды кампаниясен тикшерүне ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский сораган иде.
XS
SM
MD
LG