Accessibility links

“Татар интернетын үстерүгә укучыларны да җәлеп итәргә кирәк”


Татарстанда мәгарифтә яңа технологияләрне куллану өчен эш алып барыла. Әмма укучылар активлыгы биредә азрак. Мәгариф сайтлары сыйфат ягыннан да русларныкыннан калыша.

Укытучыларның август киңәшмәсе секцияләре утырышларында мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр каралып килә, аның берсе милли мәгариф һәм яңа технологияләр мәсьәләсенә багышланды. "Татнет" фонды җитәкчесе Раил Гатауллинның биредә белдерүенчә, бүген республикада укытучылар укучыларга караганда интернетта мәгариф өлкәсендә активрак эшли, рус интернетында исә киресенчә. Татар мәгариф сайтлары сыйфат ягыннан да калыша икән Раил Гатауллин әйтүенчә.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
"Интернетта бер миллионга якын кеше татар телендә аралаша ала. Татарча сайтлар саны мең. Интернетта бер мең кешегә бер татарча сайт туры килә. Әгәр инде мәгариф өлкәсендәге сайтларга карасак, ул инде шушы бер мең сайтның ике йөзе. Ул инде укытучылар, укучылар, мәктәпләр тарафыннан ясалган сайтлар.

Бу үзенә күрә зур күрсәткеч. Әмма шул ук вакытта татар интернеты белән рус интернетын чагыштырсак, татарча мәгариф өлкәсендәге сайтларның 85 процентын укытучылар ясаса, ресурслар урнаштырып, 15 проценты гына укучыларга туры килә. Ә рус телендәге сайтларга карасак, киресенчә, укучылар үзләре укытучыларны сайтлар ясарга өйрәтә. Бу үзенә күрә уйландыргыч фикер.

Укучылар белән бергә эшләп, татар телен, татар интернетын үстерүгә тартырга. Мондый эшчәнлекне җәелдерергә мөмкинчелекләр бар. “Татнет” фонды , “Белем.ру” , “Татар иле” социаль челтәре исеменнән мин берничә тәкъдим белән чыгачакмын. Якын арада кызыклы бәйгеләр оештырырбыз. Шушы бәйгеләр нәтиҗәсендә шушы бушлыкларны тутырып булыр, дип планлаштырабыз.

Сыйфаты ягыннан карасак, безнең татар телендә сыйфатлы сайтлар азрак. Мәгариф өлкәсендәге сайтлар сыйфатын күтәрергә ярдәм итүне оештырырга тырышырмын.

“Белем.ру”да мәгариф өлкәсендәге көндәлек яңалыкларны карап барып була. Ресурсларны урнаштыруда безнең яктан тоткарланулар бар иде, хәзер аларны оештырдык.

Әлбәттә, шундый порталлар ясау тагын да зуррак проектлар ясауга китерде. Без инде 2011 елда теоретик өлешләрен башлаган идек, 2012 елда һәм быел зур гына эшләр алып барылды. “Татар иле” проекты үзе үк 12 проекттан тора. Моннан тыш, “Вконтакте”, “Facebook” татарчалаштырылды,телефоннарны татарчалаштыру юнәлешендә эшләдек.

“Татар иле” социаль челтәрен без кулланучыны татар интернетына алып керүче зур проект буларак ясадык. “Ана теле”, “Татар иле”кысаларында телне өйрәнү системнары бар, ләкин өйрәнгәннән соң аны даими кулланырга кирәк бит. Шуңа күрә интернетта бу аралашу системы татар телен саклап, аралашу мөмкинлеген бирәчәк.

“Татар иле”ндә энциклопедик мәгълүмат бар, без әлеге эшне татар энциклопедиясе институты белән берлектә эшләдек. Хәзергә ике том энциклопедик мәгълүмат урнаштырылды, без инде өченче томны урнаштыруны дәвам итәбез. “Татар иле” кысаларында китапханә бар, монда 400-дән артык китап, без милли китапханә белән берлектә эшләдек. Аларны планшетларда, iPadларда уку мөмкинлеге бар. Укучыларны шулай итеп китап укуга тартырга мөмкин.

Медиа ресурслар урнаштырып барыла, татар мультфильмнары, спектакльләре, документаль фильмнар урнаштырып барыла.

Тагын икенче проект: без министрлар кабинеты каршындагы архив белән эшләдек, илленче еллардан алып, татар җырчылары башкарган җырлар оригиналда, сүзләре белән урнаштырылды, ягъни караокеда балалар белән әлеге җырларны өйрәнү мөмкинлеге бар" дип сөйләде Раил Гатауллин.

“Заманча технологияләрдән дәрестә файдаланырга”

Филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева Азатлыкка заманча технологияләрнең, аудио, мультимедиа чараларның укыту процессында тиешле дәрәҗәдә кулланылмавының кайбер сәбәпләре хакында сөйләде:

“Яңа технология дигәндә, беренче чиратта, әлбәттә, компьютер технологиясе. Нәкъ менә татар телен, әдәбиятны укытканда да, башка фәннәрдән калышмыйча, бүгенге көндә заманча барган технологияләрдән файдаланырга, компьютер технологиясен күрсәтеп барырга кирәк. Белгәнебезчә, башка фәннәрдә, мәсәлән, рус телен алыйк, мондый ярдәмчел чаралар бик күп. Һәм укытучылар әлеге мультимедиа, аудио чаралардан бик теләп, җиңел кулланалар.

Шуңа күрә безнең татар теле, әдәбияты дәресләрендә дә алардан калышмыйча шундый чараларны кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу чаралардан хәбәрдар булмаган укытучылар да бар, аны да әйтеп үтәргә кирәк. Шул исәптән, мәктәпләрнең матди ягына да кайтып кала ул мәсьәлә. Чөнки төрле мәктәпләр бар бит. Бар алдынгы мәктәпләр, алар инде технологик чараларның тегесен дә, монысын да күрсәтә алалар, шул ук вакытта интернетка тиз арада кереп, күрсәтү мөмкинлекләре дә бар.

Ләкин моннан тыш теге яки бу проектта җиңеп чыкмаган, бу электрон чаралардан әллә ни зур мөмкинлекләр күрсәтә алмаган мәктәпләр дә бар. Бүген яңа технологияләрне милли мәгариф өлкәсендә, укыту процессында тиешле дәрәҗәдә кулланмау милли мәгариф үсешен күпмедер дәрәҗәдә тоткарлый дия алабыз”, дип сөйләде Азатлыкка Лилия Гыйләҗева.
XS
SM
MD
LG