Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: Фәләстиннәр белән Израил арасында сөйләшүләр дәвам итәргә тиеш


АКШ Дәүләт секретаре Дҗон Керри Израил белән Фәләстин арасында солых урнаштыруның мөһимлеген әйтеп, фәләстиннәрне Израилның Үрдүннең Көнбатыш ярында яңа торак салуны дәвам итүенә карата тискәре фикердән тоткарланып калырга чакырды. Ул бу хакта Колумбиягә сәфәре барышында дүшәмбе көнне әйтте.

Чәршәмбе көнне өч ел туктап торудан соң Фәләстин белән Израил сөйләшүләренең икенче этабы башланырга тиеш. Ул АКШ арадашчылыгында уза. Сөйләшүләрнең беренче этабын дипломатлар ике атна элек Вашингтонда уздырды.

Якшәмбе көнне Израил Үрдүннең Көнбатыш ярында тагын бер меңнән артык торак төзергә җыенуын әйтте. Нәкъ торак төзелешен арттыру турындагы Израил планы сәбәпле, фәләстиннәр 2010 елдагы сөйләшүләрдә катнашудан баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG