Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов яңа уку елы белән котлады


Энгел Фәттахов. Укытучыларның август киңәшмәсе. 2013
Энгел Фәттахов. Укытучыларның август киңәшмәсе. 2013
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов яңа уку елы алдыннан укучыларга, әти-әниләргә һәм мәгариф тармагында эшләүчеләргә котлау юллады.

“Соңгы елларда республиканың мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләр башкарылды. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырды, мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруны үз эченә алган күләмле програм үтәлде, биналарны капиталь ремонтлау програмы гамәлгә ашырыла, мәктәпләргә заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтартыла”, дип белдерә министр.

Министрлык белдерүенчә, 2013 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә 865 предмет кабинеты кайтартылачак, Белем көнендә укучылар өчен сигез ( бишесе авылларда) яңа мәктәп, дүрт (өчесе авылларда) балалар бакчасы ачылачак.

Татарстанда яңа уку елында 36 148 бала беренче сыйныфка укырга керә.

Яңа уку елы алдыннан Арчада үткән август киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен уку яки укымау турындагы сөйләшүләрне туктату, милли телләргә карата тиешле мөнәсәбәтне Татарстан мисалында күрсәтү кирәклеген белдерде.
XS
SM
MD
LG