Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евгений Ройзманның Екатеринбур башлыгын сайлауда җиңүе расланды


Евгений Ройзман
Евгений Ройзман
Екатеринбур сайлау комиссиясе әгъзалары шәһәр башлыгына тавыш бирү нәтиҗәләрен раслап документ имзалады. Ройзман бу сайлауда 33 процент тавыш җыйды һәм җиңеп чыкты.

"Бердәм Русия"дән Свердловски өлкәсе губернаторы урынбасары Яков Силин өчен 30 процентка якын тавыш биргәннәр.

Михаил Прохоровның "Гражданская платформа" фиркасеннән сайлауга чыккан Ройзманның җиңүе 8 сентябрьдә Русиядә үткән бердәм тавыш бирү көнендә иң зур яңалык буларак бәяләнде.
XS
SM
MD
LG