Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полициядә Дроздовның үлеме эшен тикшерү яңартыла


Павел Дроздов
Павел Дроздов
Казанның "Юдино" полиция бүлегендә Павел Дроздовның үлеме эшен тикшерүне туктату карары кире кагылды.

Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итте. Бу эшне Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге үз контроленә алган.

Элегрәк Казан хокук яклау үзәге Дроздов эшен тикшерүне дәвам итүне сорап Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган иде. Үзәк полиция бүлегендә Дроздовның куллары бәйләнгән һәм кыйналган булуга игътибар юнәлтергә кирәк дип белдерә.

Казан тимер юл техникумы директоры урынбасары 45 яшьлек Павел Дроздов 2012 елның 1 февралендә кафеда исерек килеш җиһазлар җимергән өчен полиция бүлегенә китерелде һәм ул анда үлде, дип белдерелде. Тикшерү Дроздов агрессив булганга полициянең аңа карата көч куллануын таныды, әмма "җинаять кылу гамәле булмау" нигезендә эшне тикшерүне туктату карары чыгарылган иде.
XS
SM
MD
LG