Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгында уңышның аз җыелуы һава шартлары белән генә бәйле түгел


Казанда Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы алдында республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турындагы мөрәҗәгате белән чыгыш ясый.

Республиканың икътисади мөмкинлекләрен телгә алганнан соң Миңнеханов авыл хуҗалыгындагы хәлләргә тукталды.

"Ничә еллар инде уңышны аз бирүче һава шартларында яшибез. Әмма аның аз булуы бары тик һава шартларына гына бәйле түгел. Кайбер хуҗалыкларның нәтиҗәсез эшләве, идарә итә белмәү аркасында да акчалар һәм уңыш югала", дип Миңнеханов кайбер күрше төбәкләрдән үрнәк алырга чакырды.

Президент сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгына тиз арада җирләрне сугару системын җайга салу кушылган.
XS
SM
MD
LG