Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльмира Әбдрәзакова дөнья чибәре була алмады


Русия гүзәле 2013 Эльмира Әбдрәзакова
Русия гүзәле 2013 Эльмира Әбдрәзакова

Индонезиядә "Дөнья гүзәле 2013" һәм "Дөнья мөслимәсе" бәйгеләре тәмамланды. "Чибәр булу - гөнаһ түгел", ди хатын-кыз хокукларын яклаучылар.

Шимбә көнне Индонезиянең Бали утравында "Дөнья гүзәле 2013" бәйгесендә катнашкан 130дан артык ил вәкилләре арасында Русиядән Эльмира Әбдрәзакова да бар иде. Эльмира узган атнада ук пляж модасы финалына чыга алмады, монда аның Себердә туып үскән булуы (коенырга күп эләкмәве) яки татар каны (тыйнаклыгы) комачаулагандыр, мөгаен.

Эльмира Әбдрәзакова балачакта (Facebook рәсеме)
Эльмира Әбдрәзакова балачакта (Facebook рәсеме)
​Талантлар бәйгесендә дә Русия вәкиле бер урынны да ала алмады. Әнисе музыка укытучысы булган Эльмира үзенең пианинода уйнау сәләтен күрсәтеп Рахманинов әсәрен башкарды, әмма жюри аңа игътибар итмәде. Индонезиягә бу бәйгегә кызның әнисе дә килгән, дип яза матбугат чаралары.

Бәйге финалына ун кызны сайлап алдылар, Эльмира алар арасында юк иде. Дөньяның иң чибәр кызлары быел Бразилия, Австралия, Франция, Непал, Англия, Индонезия, Испания, Ямайка һәм Ганадан. "Дөнья гүзәле 2013" итеп АКШта туган филиппин кызы Меган Янг сайланды. Франция гүзәле икенче, Гана гүзәле өченче булды.

Ислам һәм гүзәллек

"Дөнья гүзәле 2013" бәйгесе башта башкала Җакартада үтәргә тиеш иде. Кайбер мөселман оешмалары бәйгенең ислам кануннарын бозуын белдереп аңа каршы кампания башлады. Протестлар көчәя барганга Индонезия хакимиятләре иминлекне кайгыртып чараны һиндулар һәм күбрәк ял итүчеләр яшәгән Бали утравына күчерде.

Индонезиядә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшүчеләр "Чибәр булу - гөнаһ түгел" дигән белдерүләр белән чыкты. Алар бу чара белән Индонезиянең матурлыгын һәм үзенчәлеген бөтен дөньяга танытып булганын дәлилләргә тырышты.

АКШ, Австралия һәм Британиянең Индонезиядәге илчелекләре барыбер үз ватандашларын Балида сак булырга чакырды. Утрауны соңгы көннәрдә меңләгән полиция хезмәткәре саклады. Радикаллар бу бәйгене оештыручыларга каршы көч куллану белән янаганда, башка мөселманнар "Дөнья гүзәле" бәйгесенә җавап итеп үзләренең бәйгесен оештырды.

"Дөнья мөслимәсе 2013"

Узган атнада Индонезиядә "Дөнья мөслимәсе 2013" бәйгесенә йомгак ясалды. 20 илдән 500 кыз интернетта көч сынашты. Алар Коръән укуда ярышты, ни өчен яулык бәйләүләре турындагы белем һәм хисләрен уртаклашты.

Обабия Гайшә Аҗиболла
Обабия Гайшә Аҗиболла
Финалга сайланган 20 мөселман кызы 18 сентябрь көнне Җакартада очрашты. Аларның күбесе Индонезиянең үзеннән, калганнары Бангладеш, Бруней, Иран, Малайзия, Нигериядән иде. Бәйге инде өченче тапкыр оештырылды, әмма быел беренче тапкыр ул "Дөнья гүзәле 2013" бәйгесенә мөселман җавабы буларак үтте.

"Безнең "юк" дип кенә кычкырып йөрисебез килми, максатыбыз - балаларга сайлау мөмкинлеген бирү. "Сез "Дөнья гүзәле 2013" бәйгесенә катнашкан кызларга охшарга телисезме әллә "Дөнья мөслимәсе 2013" бәйгесендәгеләр кебек булырга телисезме?", диде журналистларга оештыручыларның берсе Эка Шанти.

Җиңүчегә төп таләпләр - дөрес һәм матур итеп Коръәнне укый белү, фәнни, спорт һәм мәдәни тормышта уңышка ирешкән булу, шулай ук көндәлек тормышта яулык бәйләү иде. "Тыйнаклык таҗына" Нигериядән 21 яшьлек студент кыз Обабия Гайшә Аҗиболла лаек булды.

"Максатчан гүзәллек"

"Дөнья гүзәле 2013" бәйгесе әхлаксыз, "Дөнья мөслимәсе" исә югары әхлаклы булды, дип әйтеп буламы соң?

"Матурлык ул үзе генә берни тормый. Хатын-кызның чибәр, сәләтле булуы яхшы, ләкин ул матурлык тормышны яхшырту, мохтаҗларга ярдәм итү өчен кулланылмаса - аның әһәмияте юк", дип белдерде мәгълүмат агентлыкларына Индонезиядә хатын-кыз хокукларын яклаучы Лилиана Танусудибио.
Уртада "Дөнья гүзәле 2013" Меган Янг
Уртада "Дөнья гүзәле 2013" Меган Янг

Чибәрлек бәйгеләренә каршы чыгучылар беренче чиратта анда хатын-кыз тәнен күрәләр. Бәйгене оештыручылар сүзләренә караганда, ярышта катнашыр өчен хәйрия эшләрендә актив катнашу шарт. "Дөнья гүзәле 2013" итеп сайланган филиппин кызы, мисал өчен, үз илендә су басуда зыян күргән төбәкләргә барып ярдәм итеп йөри. Филиппинда давыллы диңгез ташкыннары елына 20ләп була.

Эльмира Әбдрәзакова баш миендә яман шеш булган балаларны дәвалар өчен марафонда катнашып дәвалауга акча җыярга ярдәм иткән.



Әтисе татар, әнисе рус булган 19 яшьлек Эльмира ноябрьдә Мәскәүдә үтәчәк "Галәм гүзәле" бәйгесендә катнашачак. Анда инде кызларның озын буйлы булулары шарт түгел. Барлык бу бәйгеләрдә дә кияүгә чыкмаган һәм якын арада чыгарга җыенмаган, беркайчан да шәрә килеш фотога төшмәгән кызлар гына катнаша ала, ди оештыручылар.
XS
SM
MD
LG