Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә чәк-чәк бәйгесе узачак


Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге “Чәк-чәк - 2013” дип аталган татар милли аш-сулары осталары бәйгесен уздыра. Татар конгрессы хәбәр итүенчә, тәкъдим ителгән тәм-томнарның пешерү осталыгы, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 11 октябрьгә кадәр Төмән шәһәрендәге татар мәдәнияты үзгендә кабул ителә. Алар жюри хөкеменә бер яки ике төрдәге ашамлык тәкъдим итә ала. Нәтиҗәләр 12 октябрьдә чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG