Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия быел да кышкы вакытка күчмәячәк


Русия кышкы вакытка 2014 елда кайтырга мөмкин. Дума депутаты Владимир Гутенев сүзләренә караганда, сәгать күчерү карарының парламентның кайсы сессиясендә кабул ителәчәге әле билгеле түгел.

Энергетикалар сәгать күчерү кирәклеген ягулыкны саклау мөмкинлеге белән аңлата. Кайбер табиблар вакыт алмашканнан соң, кешенең иммун системасы өч атна дәвамында рәткә килә алмый, кеше көчле стресс кичерә дип исәпли.

Европа илләре кышкы вакытка октябрьнең соңгы ял көнендә күчә.
XS
SM
MD
LG