Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия яшьләре оешмасы Сочида Олимпиадага каршы имзалар җыя


Грузиядәге "Яшьләр Европа киләчәген яклый" исемле хөкүмәттән бәйсез оешма илнең көнбатытышындагы Зугдиди шәһәрендә Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарына каршы имзалар җыя башлады.

Грузиянең Олимпия комитеты 2 май булган утырышында Грузия спортчылары Сочи Олимпиадасында катнашачак, дигән карар чыгарган иде.

8 октябрь көнне Грузиянең хөкүмәттән бәйсез тагын ике оешмасы гөрҗи спортчыларының Сочи уеннарында катнашуларына каршы чыгып имза җыя башлады. Зугдидида чара "Путин Олимпиадасына юк" шигаре белән үтә. Активистлар Сочига спортчыларны җибәрмәүне сорап Грузия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

7 октябрь көнне Грузия хөкүмәте "Русия Сочи Олимпиадасын сәясиләштерсә анда Грузия спорчыларының катнашу-катнашмау мәсьәләсенә яңадан карарга әзер", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG