Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гринпис" көймәсендә кулга алынган ике британ сак астында калачак


Мурмански өлкә мәхкәмәсе "Гринпис" оешмасының "Арктик Санрайз" көймәсендә Печора диңгезендә кулга алынган активистлар арасында булган ике британ ватандашын тикшерү барышында иреккә чыгармау карарын кабул итте. Активист Филипп Эдвард Болл һәм журналист Брайан Кирон 24 ноябрьгә кадәр сак астында калачак.

18 сентябрь көнне экологларның "Арктик Санрайз" көймәсе "Газпром" ширкәтенең нефть табу платформасына якынлашкан. Арктикада нефть табуга ризасызлык белдерүчеләр платформага менергә тырышуда гаепләнә. Икенче көнне көймәне Русия чик саклаучылары тоткарлады, андагы барлык 30 кеше пиратлыкта гаепләнеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG