Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзән мәхәлләсе имамы Али Якуповны тикшерү дәвам итә


Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәлләсе имамы Али Якуповны вәгазь тыңларга килгән мөселманнарны экстремизмга чакыруда гаепләп ачылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. "ПензаИнформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, медицина тикшерүе узган имам Якупов "сәламәт акыллы" дип табылган.

Узган җәй Пензадагы Урта Әләзән авылында Али Якупов җитәкләгән мәхәллә мөфти Тәлгать Таҗетдиннан Равил Гайнетдин мөфтиятенә, ягъни аның Пензадагы мөфтие Ислам Дашкинга күчү карарына килгән иде. Хакимият аларны Мәскәү сүзеннән чыкмаган РАИС оешмасына кертү яклы булды.

"Тәлгать Таҗетдин мөфтиятеннән чыгып Равил Гайнетдинныкына күчүләре хакимияткә һич кенә дә кирәк түгел", дигән иде Азатлыкка мәхәллә юристы Ирек Биккинин.

Әлеге хәлләрдән соң Урта Әләзәндә мөселманнарны эзәрлекләүләр башланды. 21 июнь көнне Коръән хафизлар бәйгесендә катнашу өчен хатыны белән Малайзиягә юл тоткан Якуповны "Пенза-Мәскәү" поездыннан төшереп полиция бүлегенә алып киттеләр. Аңа экстремизмга чакыруда һәм динара нәфрәт уятуда җинаять эше кузгатылды. Бүгенге көндә имам сак астында үз өендә тора.

Мәхәллә башлыгы итеп күптән түгел генә куелган яшь имам халык белән уртак тел таба алган иде.

Якуповка гаепләү якын арада белдереләчәк, дип хәбәр итә тикшерү комитеты.
XS
SM
MD
LG