Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украина белән чик буен ныгыта


Русия чик саклаучылары Украина чиге буена тимер чыбык урнаштыра башлады.

Беренче чыбыклар Лугански өлкәсендә куелды. Күрше авылларда туганнары торган Русия һәм Украина ватандашлары бу гамәлгә ризасызлык белдерде. Белгечләр Русиянең бу чарасын Украинаның Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалауга әзерләнүе белән аңлата. Русия Украинаның бу планын берничә мәртәбә тәнкыйтьләп чыкты.

Ике ил арасында чик буе җир өстеннән ике мең километрга сузылган. Аннан чикләрнең алынуы турында килешү Русия белән Украина арасында 2010 елда имзаланган иде.
XS
SM
MD
LG