Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшче мигрантларга ихтыяҗ юк


Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикага бер елга бирелгән 24.7 мең кешелек мигрант квотасы кулланылмый.

Узган атнада читтән эшчеләрне чакырып Башкортстанда эшкә урнаштыруга багышланган комиссия утырышында республикада мигрантлар саны барлык эшләүчеләрнең 0.9% гына тәшкил итә, дип хәбәр ителде. Үзләренә читтән хезмәт көче сораган эш бирүче ширкәтләр мигрантларны чакырмаган.

Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан идарәсе рәисе урынбасары Александр Давыдов мигрантлар сораучы ширкәтләр мөрәҗәгатьләренә киләчәктә тәнкыйтьчән караш булачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG