Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурсадагы конференциядә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә катнаша


8-12 ноябрь көннәрендә Төркиянең Бурса шәһәрендә төрки дөньясы мәдәни мирасы музей вәкилләренең фәнни-гамәли җыены уза. Анда Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм башка кайбер илләр белән беррәттән Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә катнаша.

Татарстаннан милли музей җитәкчесе урынбасары Светлана Измайлова Татарстан милли музееның төрки дөньясы мәдәни мирасына керткән өлеше турында сөйләячәк.

Башкортстаннан милли әдәбият музее җитәкчесе Гөлдар Моратова «Башкортстан музейлары» темасына чыгыш ясаячак.

Әлеге чара Истанбулга сәфәр белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG