Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Tatar ile" проектына өстәмә акча бирелерме?


"Tatar ile" порталына бюджеттан киләсе елга акча каралганын яки каралмаганлыгын бу сәхифәнең җитәкчесе үзе дә белми. Портал зурдан кубып оештырылса да, финанс кыенлыклар сәбәпле проектның зур өлеше тормышка ашмый калды диелә.

21 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы киләсе елга бюджет өлгесен тикшерә. Узган атна шураның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында киләсе елга бюджетына карата кергән тәкъдимнәр каралды. Анда милли мәсьәләләргә бәйле проектларга акча җитәрлек булмавы әйтелде. Шул ук халыклар дуслыгы йортын, кайбер татар театрларын тотуга, икетеллелек проектларына, Казакъстанда "Яңа гасыр" телевидениесе корпунктын ачуга, Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһәҗирләр" әсәрләре нигезендә нәфис фильм төшерүгә акчаларны арттыру соралды. Әмма утырышта "Tatar ile" порталы турында бернинди сүз булмады.

Комитет рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, "Tatar ile" турында аларга бернинди дә мөрәҗәгать килмәгән.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Димәк проблемнары юктыр. Мөрәҗәгать булмагач, безнең аны карарга хокукыбыз юк, чөнки аның барлык исәп-хисаплары, документлары кирәк", диде ул.

"Tatar ile" порталы җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, бу сәхифә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына караганлыктан, ул барлык исәп-хисапны аларга язып биргән.

"Аны бюджетка кертергә тәкъдим иттеләр, әмма ни сәбәпледер сызып ташладылар дип беләм. Шуңа бу мәсьәләдә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бөтен хисапларны эшләп тапшырдык, күрәсең кемгәдер кирәкмидер инде", диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында бу эш белән милли бүлек шөгыльләнүен әйттеләр. Аның җитәкчесе Алсу Шәрипова министр урынбасары рөхсәтеннән башка аңлатма бирүдән баш тартты. Шулай да матбугат хезмәте бу мәсьәләдә якын көннәрдә Азатлыкка җавап бирергә ышандырды.

Гатауллин исә порталга бюджеттан акча каралмаган очракта да аны саклап калачагын әйтә. Чыгымнарга килгәндә ул эшләнәчәк эшкә бәйле икән.

"Әгәр техник яктан гына эшләтү турында сүз барса, 2-3 миллион сумга төшәчәк. Бу серверга, сәхифәне күзәтеп торучы кешеләргә каралачак. Без хәзер шул эшне башкарабыз. Әгәр яңа бүлек, проект ясарга кирәк булса, инде яңа кешеләр җәлеп ителергә тиеш булачакбыз.

Татар телен өйрәнү проектын дүрт дәрәҗәле итеп ясауны күздә тоткан идек. Беренчесе инде эшләнгән. Быел икенчесен эшләрбез дигән идек ярдәм булмагач аны булдырып чыга алмадык. Аны бит махсус студиядә яздырырга, актерларны җәлеп итәргә, ул тавышларны кисәргә кирәк. Күрмәгән кеше аның ни дәрәҗәдә күп эш икәнен аңлый да алмый.

Энциклопедиянең өченче томын кертергә җыенган идек. Китапларны өстәмәкче булдык. Видео-аудиолар урнаштармакчы идек. Фильмнар турында “Татаркино” оешмасы белән сөйләшенгән. Татар җырларын куябыз икән аның да авторлык хокуклары сакланырга тиеш, ягъни документлар нигезендә барысы да тәртиптә булуы мөһим. Юрист белән дә эшләргә кирәк.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
Истәлекле даталар бар. Меңләгән татар шәхесенең фотоларын алырга, урнаштырырга кирәк. Шул ук яңалыкларга килгәндә, аны професионал төркем алып барырга тиеш. Хәзер аны “Интертат”тан бер белгеч бушлай эшләп утыра. Әмма ул яңалыклар инде башка сәхифәләрдә дә булуы сәбәпле, кызыгы юк. Мәгълүмат яңа һәм кызыктырырлык булырга тиеш. Аның өчен татарлар турындагы мәгълүматны җыярга кирәк.

Татар википедиясен үстерүчеләргә дә берәр финанс мөмкинлек бүленүен сораган идек. Таtar ile бит ул күләмле проект. Безнең техниканы татар конгрессыннан алып “Татмедиа”га бирделәр, “Татмедиа”дан аны ала алмадык. Техника булмагач видеоларны урнаштыра алмыйбыз. Әгәр бу проектка махсус техника бирелгән икән, ник мин аны куллана алмыйм? Мәгариф һәм фән министрлыгы хәзер бу мәсьәләдә ярдәм итә. Министрлыкта бу эшкә аңлау бар һәм бу бик мөһим. Бергә яхшылап эшләп китә алырбыз дип өметләнәм”, ди Гатауллин.

Портал мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында булса да, аның эшләүчесе юридик яктан төгәл билгеләнмәгән.

“Татар интернетын үстерү фондына бирелсә яхшы булыр иде. Аның химаячеләр шурасын Камал театры директоры Илфир Якупов җитәкли. Шурада Разил Вәлиев, Римзил Вәлиев, Әлфия Юнысова-Миңнуллина, Фәрит Мифтахов һәм башкалар бар. Шушы шура әлеге фондның ничек эшләргә тиешлеген билгели. Бу фондны яхшылатып эшләтеп җибәрү татар интернетын үстерүдә зур роль уйнар иде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG