Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда әфьюн җитештерү күрелмәгән дәрәҗәдә арткан


Әфганстанда әфьюн җитештерү күрелмәгән дәрәҗәдә арткан
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

БМО белдерүенчә, Әфганстанда әфьюн җитештерү моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә арткан һәм бу үзгәреш халыкара көчләрнең илдән китәргә җыенуы белән аңлатыла.

БМОның наркотикларга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе наркотиклар турындагы еллык хисабында быел Әфганстанда 5500 тонна әфьюн җитештерелгәнлеген белдерде. Бу былтыргыга караганда 49 процентка күбрәк һәм дөньяның барлык калган өлешендә җитештерелгәннән дә күбрәк дигән сүз.

Жан-Люк Лемае
Жан-Люк Лемае
БМОның Наркотикларга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Жан-Люк Лемае: "2013 елда без Әфганстанда әфьюн уңышының моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелүенә шаһит булдык, ул 209 мең һектарда үстерелде", диде.

Идарә хисабына караганда, быел әфьюн мәге былтыргыга караганда 36 процентка зуррак мәйданда үстерелгән.

Мәктән алынган әфьюн берничә төрле наркотикның, шул исәптән морфий һәм һероинның төп ингредиенты.

Лимае опиум җитештерү белән бәйле проблемнарны кеше тәнен үлеккә әйләндерүче вируска тиңли.

Хисапта әфьюн җитештерүнең артуы игенчеләрнең 2014 ел ахырына НАТО җитәкчелегендәге көчләр Әфганстаннан киткәннән соң ничек яшәрбез дигән борчылулары белән бәйле булырга мөмкин.

Лимае әйтүенчә, халыкара көчләр киткәннән соң әфьюн җитештерү тагын да артыр дип көтелә.

Әфганстан әфьюненең зур күпчелеге илнең көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә җитештерелә. Бу төбәкләрдә Талибанның тәэсире шактый көчле, һәм Талибан әфьюн саткан акчаны үз көрәшен финанслау өчен куллана, дигән хәбәрләр дә бар.

Көнчыгыштагы Нангарар виләятендә яшәүче бер фермер җитештерелгән әфьюннең 10 процентын Талибан сугышчыларына биреп барырга мәҗбүр булуын белдергән иде.

Лимае әфьюн җитештерүнең артуы дөнья күләмендә дә сизеләчәк, ди.

"Әфганстанда җитештерелгән әфьюннән килүче 68 миллиард доллар керемнең 10 проценттан кимрәк өлеше генә Әфганстанда кала, калган өлеше читкә китә. Шуңа күрә бу -- уртак җаваплылык", ди Лимае.

Шул ук вакытта Лимае әфган полициясенең илдә җитештерелгән әфьюнне күбрәк кулга ала башлавын уңай тәрәккыять буларак бәяли.

"Моңарчы Әфганстанның наркотикларга каршы көрәш полициясе илдә җитештерелгән әфьюннең өч-дүрт процентын гына тоткан булса, хәзер алар 11-12 процент әфьюнне тота башлады", ди Лимае.

Шул ук вакытта моңарчы әфьюн җитештерелмәгән ике виләяттә быел әфьюн җитештерелә башлаган һәм хәзер Әфганстандагы 34 виләятнең 17-сендә әфьюн җитештерелә.
XS
SM
MD
LG