Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласы тирәсендә 70-тән артык кеше һәлак булды


Узган төн Сүрия башкаласы Димәшк тирәсендәге шәһәрдә хөкүмәт гаскәрләре һәм гыйсьянчылар арасында булган сугышта 70-тән артык кеше һәлак буды.

Британиягә урнашкан Сүриядә кеше хокукларын күзәтүче үзәк хәбәр итүенчә, гыйсьянчылар Сүрия армиясе уратып алган Гоута шәһәре чолганышын өзәргә теләгән. Бу шәһәр гыйсьянчылар контролендә.

Оппозиция ягында “Әл-Каидә” яклы чит ил җиһатчылары, ә хөкүмәт гаскәрләре ягында Лүбнәннең “Хезболлах” шыгый хәрәкәте сугышчылары булган.

Бәрелешләрдә кимендә сүрияле ике журналистның да һәлак булуы хәбәр ителә. Бу хәл турында Сүрия рәсми мәгълумат чараларында хәбәрләр булмады.
XS
SM
MD
LG