Чаллыда террорга каршы тору комиссиясенең Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган утырышы узды. Шәһәрнең чыршы мәйданнарында 400гә якын эчке эшләр идарәсе хезмәткәре тәртип саклаячак.
Чыршы территориясенә тимер эзләгеч аша үтәргә кирәк булачак. Халыктан барлык шартлаткыч маддәләр алыначак.
Раштуа гыйбадәте алдыннан чиркәүләрдә саперлар эш итәчәк, кинологлар этләр белән шартлаткычлар эзләячәк.
Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә шартлаткычлар куллануны тыйган карар имзалаган иде. Тыюны бозучылар җәзага тартылачак.