Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ТИҮ Яңа ел уңаеннан чәй табынына җыелды


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме уңаеннан чәй табыны янында иске елны озатып, оешма эшчәнлегенә йомгак ясады.

24 декабьдә узган бу җыен агымдагы елда арадан киткән милләттәшләрне искә алып бер минут тынлык белән башланды. Чарадагы төп чыгышны оешма рәисе Кадерле Имаметдинов ясады:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
"Агымдагы Елан елы Башкортстан татарлары өчен гадәти ел булды. Шулай да, башка еллардан аермалы буларак, быел югары уку йортларының татар бүлекләре бик күп фәнни-гамәли конференцияләр уздырды. Аеруча педагогия университеты чараларны күпләп үткәрде. Милли-мәдәни мохтарият берничә мәдәни чара уздырды. “Сәхибҗамал” оешмасы яңа рәис килгәч матур гына эшләп китте. Әле соңгы чорда гына шагыйрәләр кичәсе үткәрүе дә шуңа бер мисал. Безнең татар иҗтимагый үзәге, алардан аермалы буларак, радикалрак оешма. Шуңа без мәдәни чаралар уздырмадык. Иң зур чараларыбызның берсе – 30 май татар телен яклап уздырган каршылык чарасы булды. Шулай ук башка оешмаларның хокук яклап уздырган чараларында катнашып килдек. ТИҮ агымдагы елны Батыйхан елы дип игълан иткән иде. Батыйхан елы уңаеннан гамәлләр җитәрлек булмады. Агымдагы елда "Татар, уян!" сәхифәсен яптылар. Шулай ук минем дә сәхифәм җантәслим кылды. Социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар, ләкин аларда аз кеше катнаша. Азатлык радиосының сәхифәсе бик бай. Ул республикадагы радио, телевидение, "Башинформ" кебек агентлыкларга караганда күпкә оператив һәм татар дөньясы хәлләрен яктыртуы белән әһәмиятле. Без Азатлыкка дөрес сүз җиткерүдә рәхмәтле. Форумнарында даими катнашып торырга чакырам", дип чыгыш ясады Кадерле Имаметдинов.

Рамил Хөсәинов
Рамил Хөсәинов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов "Алдагы ел көнчыгыш календарендә Ат елы була. Ат – ул үзебезнең җанвар. Шуңа мин ул ел Башкортстан татарларына уңышлырак булыр дип өметләнәм. Алдагы ел илдә һәм республикада Мәдәният елы, 2015 ел Әдәбият елы булачак. Русия җитәкчелеге, ниһать, рухияткә дә игътибар итәргә булды кебек. Без моның белән файдаланырга, күбрәк чаралар уздырырга тиеш. Белүегезчә, безнең халыкны сәяси чаралардан бигрәк, мәдәни чараларга җыю җиңелрәк. Шуңа алдагы елда мәдәни чаралар байрагы астында милләтне туплау юлларын уйлыйк", диде.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов
Чара милли хәрәкәттә катнашучы үзешчәннәрнең концерты белән үрелеп алып барылды. Анда милли көйләр, халык җырлары яңгырады. Шигырь язучы милләттәшләр үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде. Уфа татарлары мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов “Яңа ел белән!” исемле шигырен укып ишеттерде:

"Яңа ел ул – өмет чаткысы,
Яшь кардан да аның ак төсе.
Галәм йолдызлары нурыннан
Җем-җем килә аның чаткысы.

Яңа елның буран иленнән
Бәхет килсен искән җил белән.
Каршы алыйк затлы җыр белән!
Котлыйм сезне Яңа ел белән!"
XS
SM
MD
LG