Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике бәйрәм


Бер атнадан бирле Казанда зур бәйрәм: узган дүшәмбе көн хәзрәти Гайса туган имеш диеп риваять итәләр. Иртәгә ел башы. Мәктәпләр дә укылмый: дөнья яшь, киңәнечле, җанлы халык илә тулган. Кыскасы, бөтен көн кунакка йөрү, бөтен төн уйнап, бию берлән уза. Кая гына бакма, хәтта иң фәкыйрь кеше өендә дә бер почмагында фонарьлы, уенчыклы, конфетлы елка, берәү гармун уйный, балалар көлә-көлә сикерешәләр. Театрлар тулы, клубларда иртәләргә кадәр бииләр. Газеталар, журналлар башка заманаларга караганда яхшырак чыга: боларда күз аера алмаслык матур ләүхәләр (рәсем), укып туя алмаслык тәэсирле шигырьләр, әсәрләр бар...

Ник бу сөенеч, бу уен-көлке, бу бәйрәм? Фәкать 1906 ел ул Гайса галәйһиссәлам туган өченме? Юк! Бу бәйрәм, бу шатлык, бу уен-көлке һәммәсе дин вә милләт саклар өчен, хәтта башка дин вә милләттән булган халыкларны кызыктырып үзләренә мәхәббәт иттерер өчен.

Хаклары да бар: без дә кызыгамыз, яшьләремез Рождествоны, бәлки үз бәйрәмнәреннән артык итеп көтәләр. Чөнки Рождество бик күңелле уза. Онытмагансыздыр бит, элек милли театрларымызны Рождествода уйнадык. Бераз дөньяга чыга торган гаиләләремезнең балалары, елканы, уенчык вә конфетларны көтеп, әтиләреннән: "Кайчан Рождество?" диеп сорап торалар. Хәтта бәгъзе мөселман өйләренә елка кергән дә инде! Фәкать татар балалары гына укый торган бер-ике мәктәптә бөтен уен-көлке милад (христиан ел исәбе) Гайса бәйрәмендә генә була.

Бу күңелле атнадан берничә көн соң безнең дә бер бәйрәмебез, Корбан гаете булачак. Ләкин яшьләремездән күпме кеше аны искә төшереп, көтеп, кайгыртып тора?

Кибете, өе һәм мәсҗеденнән гайре дөньяның һичбер ягына күз салмаган хөрмәтле бер абзый әйтә алыр: – Бәйрәмнәрдә гыйбадәт итәргә тиеш. Уен-көлке ярамый. Рус бәйрәмнәрен күрергә, белергә, уйларга да дөрес түгел. Аларга катнашып, буталып йөрү бөтенләй хәрәм.

Бик тугры сүз, әмәннә вә саддәкънә (инандык вә ышандык). Ләкин нишлик соң? Булмый, кулыбыздан килми. Кеше табигатеннән узалмый: кечкенә бала ялтыравыклы, тәмле әйберләр ярата. Яшь егет уйнарга, көләргә, күңел ачарга тели. Бу хәлне бетерергә мөмкинме? Чын насраният (христианлык) бетерергә теләгән иде. Бөтен инсаннарны дөньяны ташларга, монахлыкка, фәкать гыйбадәткә өндәгән иде. Ләкин хәзер күрәсез, нигә әйләнде! Руманнарның (борынгы римнарның) бәйрәмнәрен, германнарның шатлыкларын – һәммәсен җыйды. Хәтта хәзер дә дини шикелле каралган елка – потка табынучы германнарның билгесе. Чара юк. Рождествоны көттертмәс өчен, үз бәйрәмнәребезне аннан артык күңелле итәргә кирәк...

"Казан мөхбире" 1907 ел, №197
XS
SM
MD
LG