Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта яраланучылар һәм кулга алынучылар саны арта


Киевта хакимияткә каршы протестларда катнашучылар белән милиция арасындагы бәрелешләрдә яраланган кешеләрнең саны арта.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Виталий Кличко көч кулланудан тыелырга чакырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, бәрелешләрдә биш кеше һәлак булган. Хакимиятләр бу кешеләргә ут ачылмады, моны провокаторлар эшләгән булырга мөмкин, дип белдерде.

Соңгы ике көндә 26 кеше кулга алынган, 300ләп кеше яраланган, алар арасында 42 журналист бар. Бүген иртән "Беркут" көчләре Lenta.ru сәхифәсе хәбәрчесе Андрей Киселевны кулга алган һәм кыйнаган, дип хәбәр ителә.

Бүген президент Виктор Янукович илдә тәртип урнаштыру өчен төрле сәяси көчләр белән очрашуларын дәвам итә. Кичәге сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланды.
XS
SM
MD
LG