Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда ат урлаучыга сигез ел төрмә бирелде


Чистай шәһәр мәхкәмәсе 2011 елда ат урлау белән шөгыльләнгән бер төркем кешегә төрмә җәзалары бирде. Төркемнең оештыручысы саналган Шамил Ишмуковка сигез ел, 22 яшьлек Вячеслав, 51 яшьлек Тимур Зверевларга һәм 46 яшьлек Роза Убейкинага алтышар ел, төркемнең тагын бер әгъзасы 33 яшьлек Василий Петрошенко 5.5 елга хөкем ителде. Бу хакта Русия баш прокуратурасының интернет сәхифәсе хәбәр итә.

Алар барысы да җинаятьчел төркем оештырып кешеләргә зур күләмдә зыян салуда гаепләнә. Төрле ширкәт һәм гади кешеләргә 900 мең сумлык зыян салынган. Ат урлаучылар 2013 елның мартында тотылган.
XS
SM
MD
LG