Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле дә югала барган телләр исемлегенә керергә мөмкин


Татар телен яклау чарасына килгән балалар. 2012 ел.
Татар телен яклау чарасына килгән балалар. 2012 ел.

Татар телендә сөйләшүчеләр дә, телнең кулланылу даирәсе дә кими бара. Галим Искәндәр Гыйләҗев вәзгыять үзгәрмәсә татар теле киләчәктә ЮНЕСКОның югала барган телләр исемлегенә керергә мөмкин дип белдерә.

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, татар теленең хәле хәзер яхшы, узган гасырның 90нчы еллары башында хәлләр күпкә начаррак иде дип белдерүләр, газет-журналлар басылу, татар мәктәпләре һәм бакчалар булу белән мактану, телевизордан татарча сөйләшкән балаларны күрсәткәләп тору – болар барысы да күз буяу гына. Хәлләр болай дәвам итсә, татар теленә ЮНЕСКОның югала барган телләр исемелегенә эләгү куркынычы янавын кисәтә ул.

"Кызганыч, мондый куркыныч бар. Бу объектив күренеш, чөнки без ничек кенә мактанмыйк, без ничек кенә кәпрәймик, татар теле – ул Русиядә азчылык теле. Без азчылык хәлендә, без рус дәүләтендә яшибез. Шуңа күрә татар теленең куркыныч хәлдә калуы ул гаҗәп тә түгел һәм аны артык субъектив процесс дип тә әйтеп булмый", ди Гыйләҗев.

Галим тел язмышының Татарстан статусы белән турыдан-туры тыгыз бәйләнгән булуын белдерә.

Искәдәр Гыйләҗев
Искәдәр Гыйләҗев
"Заманында без талпына-талпына, бик шатланып суверенитет турында, Татарстаннның дәүләтчелеге турында сөйләдек. Хәзер исә суверенитет сүзе телгә дә алынмый, ә дәүләтчелегебезнең ни дәрәҗәдә икәнен барыбыз да бик яхшы күрәбез. Бу хәлләр һичшиксез турыдан-туры тел язмышына йогынты ясый. Соңгы елларда без Татарстанның суверенлыгыннан нәрсә югалта барабыз, ул параллель рәвештә турыдан-туры тел өлкәсендәге югалтуларга да китерә.

Без татар телен дәүләт теле итеп игълан иттек. Татар теле һәм рус теле канун нигезендә рәсми рәвештә ике дәүләт теле булып исәпләнсә дә, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булмады. Матур кануннар алар, сүз дә юк, әмма аларны үтәү мөмкин булып чыкмады күрәсең.

Хәзер инде телләр турындагы канунга да артык өмет юк. Ул матур язылган, телләрне үстерү өчен дә акча бирелә. Бу өлкәдә күп әйбер дә эшләнә. Тикшерә башласаң, саннары да җитәрлек, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да, ниндидер басмалар да бар. Барсы да бар кебек. Ә реаль тормышка карыйсың, урамга чыгып кешеләр белән сөйләшәсең дә алай ук түгел икәнлеген тоясың. Кайберәүләр 1990-нчы елларның башы белән чагыштыра башласаң, хәлебез күпкә яхшырак, татарча да рәхәтләнеп сөйләшә алабыз дип әйтер. Әмма болар үзеңне-үзең юату гына булып чыга. Без нинди мөмкинчелекләргә юл ача алмадык һәм нәрсәләрне үти алмадык? Бу мәсьәләгә нәкъ менә шул ягыннан чыгып карарага кирәк", ди Гыйләҗев.

Безнекеләр татар телен белү матди яктан нәрсә дә булса бирәме дигән сорау куя
Аның фикеренчә, татар теле көндәлек тормышта, яшәештә артык кирәк булмаганга, авылда үзара сөйләшү вазифасын гына башкарганга, хәзер татар халкы да үзенең ана телен белүне кирәк санамый.

"Татар халкы бик практик, гамәли халык. "Мин татар, мин ана телен белергә тиеш", дип идеалистик фикер йөртүчеләр безнең бик аз һәм биш-алты процент кына тәшкил итә. Ә 90 процент халык башкача уйлый. Кызганыч, алар баш белән түгел, ә корсак аша фикер йөртә. Татар кешесе иң башта татар телен белү матди яктан нәрсә дә булса бирәме-юкмы дигән сорау куя. Бу хәлгә килгәндә, әлегә берни эшләп тә, кешене үзгәртеп тә булмый.

Дәүләтнең җитешсезлеге, хатасы дип әйтер идем, ул халкыбызга татар телен саклау мәсьәләсендә ниндидер перспектива күрсәтә алмады. Татар теле киләчәктә тормышта кирәк булачак дигән әйбер дә, максат та куелмады. Ул миңа ниндер файда китерәчәк, матди яктан да ярдәм күрсәтәчәк, татар телен белсәм, һөнәри яктан үсәчәкмен, эш табарга ярдәм итәчәк дигән уйларга этәрмәде. Алай булган булса, кешене ничектер кызыксындыра да алыр идек. Мәсьәләнең бу ягына бөтенләй игътибар ителмәде. Бу артык авыр да түгел, хокукый һәм матди яктан мөмкинлекләребез дә бар. Әгәр тел белүнең матди перспективасы да булса, вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп булыр иде", ди Гыйләҗев.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт илдә бердәм халык ясауга, милләтләрне юкка чыгаруга юнәлде. Соңгы ике ел эчендә генә милләтләргә каршы берничә җитди документ кабул ителде. Яңа мәгариф кануны, илнең милли сәясәт стратегиясе, рус телен генә үстерү өчен аерым махсус програм булу һәм аның өчен күп акчалар бүленү моңа мисал булып тора. Гыйләҗев бу документларның да татар теле һәм Русиядәге башка милли телләр язмышына тискәре йогынты ясавын белдерә.

Телләрне саклауда дөньядагы уңай тәҗрибәләрне өйрәнү кирәк
"Татар теленең кулланылыштан төшеп кала баруы турында сөйләгәндә Русиянең милли сәясәтен дә искә алырга кирәк. Ул аз гына да безнең файдага түгел. Без моның да объектив күренеш икәнен аңларга тиеш. Империя, зур дәүләт һәрвакытта унификациягә омтыла. Без бу процессның объектив икәнлеген дә аңларга тиеш. Зур дәүләткә төрлелек бер өлкәдә дә: дин өлкәсендә, тел өлкәсендә, кешенең уй-фикере өлкәсендә дә кирәк түгел. Зур дәүләт бер төрлелектә проблемнар кимрәк булганга аңа омтыла. Без төрлелек ул матурлык, төрлелек ул дәүләткә файдага гына дисәк тә, дәүләт башлыклары алай уйламый. Гомум сәясәт киләчәктә дә милли төрлелеккә каршылыкта барачак", ди галим.

Аның фикеренчә, татар телен саклау өчен дөньядагы уңай тәҗрибәләрне өйрәнү һәм аларны куллану кирәк.

"Кызганыч, татар телен саклауда дөнья тәҗрибәсен исәпкә алмыйбыз. Без бу өлкәдә халыкара һәм шулай ук чит илләрнең дә тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш. Дөньяда уңай тәҗрибәләр бар, шул ук Швейцарияне, Канаданы, Төньяк Италиядәге Көнчыгыш Тироль өлкәсен ал. Аларда бик матур тәҗрибәләр бар. Әле Татарстан боларга бөтенләй игътибар итмәде.

Ә без һаман телевизордан биибез дә җырлыйбыз. Балалар татарча чыгыш ясый башласа елап утырабыз. Болар барсы да бик кызганыч, бары тик күз буяу гына", ди Гыйләҗев.

***

Русиядә яшәгән милләтләр сөйләшкән 131 телгә якын киләчәктә юкка чыгу куркынычы яный. Бу хакта узган ел яз көне БМОның мәдәният идарәсе хәбәр итте.

42 телдә сөйләшүчеләр инде калмаган. Буряк, карель, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. Башкорт, авар һәм ингуш телләренә дә шул ук хәл яный. UNESCO мәгълүматларына караганда, юкка чыгу янаган телләр арасында кырымтатар теле дә бар. Кырымтатарчаның хәле башкортчадан да авыррак. Кырымда бу хакта беләләр һәм узган ел февральдә Ана теле көнендә Исмагыйл Гаспыралы исемендәге Җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә узган очрашуда да бу хакта сүз булды.

21 февраль Берләшкән Милләтләр оешмасы карары белән Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән милләтләр оешмасы 21 февральне Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО баш фатирында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
XS
SM
MD
LG