Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Украинаның һәрбер төбәгендә референдум уздырырга чакырды


Югары Рада тарафыннан президент вазифасыннан читләштерелгән Виктор Янукович украин халкын Украинаның һәрбер төбәгендә статус турында референдум уздырырга чакырды. Аның мөрәҗәгате ИТАР-ТАСС агентлыгына килгән.

Аның фикеренчә, гадәттән тыш президент сайлау түгел, ә бары референдум гына илдәге сәяси хәлгә тотрыклык кертергә һәм суверенитет белән ил бөтенлеген саклап калырга мөмкин.

Янукович шулай ук «Төбәкләр фиркасе» корылтаена мөрәҗәгать итеп, үзеннән мәртәбәле рәисе вазифасын алуын һәм партиядән чыгаруларын сораган.
XS
SM
MD
LG