Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының икенче юлын төзергә 20 ел кирәк булачак


Казан метросының "Кәҗә бистәсе" тукталышы
Казан метросының "Кәҗә бистәсе" тукталышы
Казан метросының икенче юлы якынча 2034 елга төзелеп бетәргә мөмкин. Бу хакта "Җир асты транспорты юллары төзү" идарәсе башлыгы Анатолий Церцеил белдерә.

Беренче күчеп утыру "Дубравная" тукталышы Казанда якынча өч елдан соң төзеләчәк. Аны төзегән вакытта икенче юлны үткәрү өчен тикшерү эшләре үткәреләчәк. Икенче юл Фучик исемендәге урам астыннан Азино бистәсенә таба булачак.

Беренче юлны төзегән вакытта Казанга ике мәртәбә зур акчалар бүленде. Башта башкаланың мең еллыгына, аннары Универсиада алдыннан бирелде.
XS
SM
MD
LG