Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Русиянең Украинага карашын хупламады


БМО Иминлек шурасы якшәмбедә ашыгыч киңәшмә үткәрде. Ул Украинаның көнчыгышында вазгыять катлаулануга багышланды. Бу киңәшмәне Мәскәү үткәрергә тәкъдим итте. Аның карашынча, Украинадагы вазгыять чиктән тыш кискен төс ала.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркинның Украина хакимиятләре "үз халкы белән сугыша" дигән белдерүен Иминлек шурасындагы әгъза илләр бер-бер артлы кире какты.

АКШ һәм Британия Украинаның көнчыгышында сепаратистларның хакимият биналарын басып алуында Русия хәрбиләрен гаепләде. "Русия яңадан көч кулланып, ялган сәбәпләр табып турыдан туры Украинаның эчке эшләренә тыкшына, моңа дәлилләр бар", дип белдерде Британия вәкиле Лайалл Грэнт. Көнбатыш илләрнең вәкилләре шундый ук белдерүләр белән чыгыш ясады.

Чуркин сүзләренчә, әгәр Украина хакимият биналарын басып алганнарга көч кулланса, Русия бу атнага билгеләнгән АКШ, Британия, Украина һәм Русия тышкы сәясәт вәкилләре очрашуында катнашмаска мөмкин.
XS
SM
MD
LG