Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр Internet Explorer браузерын кулланмаска киңәш итә


АКШ хакимиятләре халыкка интернетка тоташыр өчен Internet Explorer браузерын кулланмаска киңәш итте. Бу хакта белдерү АКШның эчке иминлек министрлыгының интернеттагы сәхифәсендә чыкты.

Internet Explorer браузеры аша хакерлар җиңел генә кулланучының компьютерына кереп зыян сала, андагы мәгълүматтан үзләре файдалана ала, диелгән бу белдерүдә.

Internet Explorer хуҗасы булган Мicrosoft ширкәте бу хакта хәбәрдар икәнен, программаның җитешсезлекләрен бетерергә тырышачагын белдерде. Җитешсезлекләр браузерның алтынчы версиясеннән башлана. Министрлык кулланучыларга интернетка башка браузерлардан чыгарга киңәш итә.

Internet Explorer дөньяда иң популяр браузерларның берсе булып кала, аны халыкның 55% куллана иде.
XS
SM
MD
LG