Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәчетенә ут төрткәннәр


Акмәчеттә җомгага каршы төндә Луһовое микрорайонында мәчеткә ут төрткәннәр. Җирле халык сүзләренчә, билгесез кешеләр мәчеткә өч шешәдә яна торган матдә ташлаган. Шулай ук мәчет бинасына свастика билгесе ясаганнар.

Моннан берничә ай элек Алушта шәһәре янындагы Туак (Рыбачье) авылында диңгез буенда урнашкан ял йорты яндырылган иде. Аның хуҗасы 30 яшьлек кырымтатары Эскендер Медҗитов 8 мартка каршы төндә сәгать 12дә миңа шалтыраттылар, ял йортың яна, дип хәбәр ителләр, дип сөйләде ул вакытта Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG