Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скандинавиягә сәяхәтләр оештыручы "Нордик Стар" ширкәте ябылды


Петербурда 2001 елдан бирле Скандинавия һәм Балтыйк буе илләренә сәяхәтләр оештыручы "Нордик Стар" ширкәте эшчәнлеген туктатуы турында белдерде.

Бер ай эчендә сәяхәткә чыгарга теләүчеләрнең кимүе, чит ил валюталарның бәясенең үсүе һәм тискәре сәяси вазгыять сәбәпле ябылган инде алтынчы зур ширкәт ябылды.

2 август көнне 1992 елда төзелгән "Лабиринт" ширкәте үз эшчәнлеген туктатуын белдерде. Аның 25 меңләп мөштәрие чит илләрдә калды, аларны кайтару юллары тикшерелә. Алар арасында Татарстаннан Тунис, Болгарстан, Шри-Ланка һәм Грециягә киткән бер меңләп ял итүче бар, дип хәбәр ителә. Татарстан сәяхәт ширкәтләренең кайберләре "Лабиринт" белән хезмәттәшлек иткән.

XS
SM
MD
LG