Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев: Русия кәрваны Украинага басып керде


Украина иминлек хезмәте башлыгы Валентин Наливайченко һуманитар ярдәм төягән Русия машиналарының Украинага керүен "басып керү" дип атады.

Украина чик буе хезмәте хәбәр итүенчә, машиналар кәрванын Украинага Кызыл Хач комитеты вәкилләре озата кермәгән. Милли иминлек шурасы вәкиле Андрей Лысенко сүзләренә караганда, 90 машина чик аша узганда алар янына Украина чик буе һәм таможня хезмәте дә, Кызыл Хач хезмәткәрләре дә якын китерелмәгән.

Бүген Русия тышкы эшләр министрлыгы Луһанскига ярдәмне Русия үз көче белән алып барып тапшырачак, Киев моны эшләмәс өчен махсус вакыт суза, дип белдерде.

Украина, Русия һәм Кызыл хач комитеты машиналар Луһанскига кадәр туктамыйча барачак, дип килешкән иде. Кичә кәрван Русия-Украина чиген узды. 280 машина Мәскәү өлкәсеннән 12 август чыккан иде.

XS
SM
MD
LG