Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Эрдоган инаугурациясендә Миңнеханов та катнаша


Рөстәм Миңнеханов Анкара һава аланында. 30 май 2012 ел
Рөстәм Миңнеханов Анкара һава аланында. 30 май 2012 ел

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһәрендә уза торган Төркиянең яңа президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнаша.

“РИА Новости” хәбәренә күрә, Русия төркемендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та бар, төркемгә Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелек итә.

Элек Төркия премьер-министры булып эшләгән Рәҗәп Тайип Эрдоган 10 августта узган президент сайлауда 51,8% тавыш җыеп җиңү яулады. Төркия тарихында беренче тапкыр президентны турыдан-туры халык сайлады.

28 августта Төркиядә яңа премьер-министр Әхмәт Давытоглы да эшкә керешә. 29 августта яңа хөкүмәткә кемнәр кергәнлеге игълан ителәчәк. 27 августта Давытоглы илдә хакимлек итүче Гаделлек һәм Тәррәкыять фиркасенең лидеры итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG