Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да бәйсез "Солидарность" булачак


Казан федераль университетының төп бинасы
Казан федераль университетының төп бинасы

КФУда югары уку йортларында эшләүчеләрнең хокукларын яклаучы бәйсез һөнәр берлеге "Университет теләктәшлеге"нең бүлеге эшен башлый.

"Мин бу бәйсез һөнәр берлегенә керергә теләүчеләр булыр дип уйлыйм. Хәзер университеттагы вазгыять аңлашылмый. Күпләр эштән китәргә мәҗбүр итмәсләр микән дип үзләренең алдагы көннәре өчен бик борчыла", дип белдерде Азатлыкка КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев.

1 сентябрьдә Ясәвиев Facebook-тагы битендә "Университет теләктәшлеге" исемле югары уку йортлары һөнәр берлегенең бүлеген Казанда да оештырылуы турында белдерде. Бу бүлек җәй башында төзелгән һәм теркәлгән булган. Студентларның сессиясе һәм аннан соң җәйге яллар булганга бу хакта университетта эшләүчеләргә хәбәр итми торганнар. Мәскәүдә "Университет теләктәшлеге"нең баш фатирында теркәлү узгач та бу берлекнең үзәк шурасы Казанда да яңа бүлек барлыкка килү хакында КФУ җитәкчелегенә хәбәр иткән инде. Бу бүлекнең рәисе итеп КФУның Халыкара мөнәсбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында эшләүче Лариса Усманова сайланган. Ул "Университет теләктәшлеге"нең рәистәше дә.

Ясәвиев фикеренчә, әлеге һөнәр берлеге университет җитәкчелеге башбаштаклыкларына, канун бозып эштән китәргә мәҗбүр итүләргә каршы югары уку йортында эшләүчеләрнең хокукларын яклау өчен терәк булачак.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Яңа уку елына университет галимнәренең барсы да эшкә чыкмады. КФУ җитәкчелеге күпме кешенең эшсез калганын белдерми. Ясәвиев эшләгән институтта да берничә галим белән килешү озайтылмаган.

"Эштән җибәрүләр дәвам итә, әмма бу бик сизелми, чөнки кешеләр бердәм түгел. Минемчә, бөтен университетта хәйран гына кеше эшсез калган. Безнең кафедрадан да бер ханымны җибәргәннәр. Хәзер бөтен укытучылар да бик күп сәгать укыта. Елына 800дән дә артык дәрес бирергә тиешләр. Кешеләрне эштән җибәреп, аларның сәгатьләрен башкаларга биреп, хезмәт хаклары югары дигән хисап бирү өчен кирәк бу. Сәгатьләрне арттыргач, фән белән шөгыльләнергә бөтенләй вакыт калмый диярлек", ди Ясәвиев.

КФУ проректоры Рияз Миңзарипов социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры вазифаларын башкарганда, уку елы бетеп килгәндә Ясәвиев белән килешү имзаланмаячагын белдергән иде. Бу белдерүдән соң галимне яклап имзалар җыелды, студентлар пикетлар оештырды. Ясәвиев 1 сентябрьдән университетта укытуын дәвам итә. Ул протест чаралары нәтиҗәсендә эштә калуын җиңү буларак бәяли. Үзен яклауда "Университет теләктәшлеге"нең дә читтә калмавын әйтә.

Аның сүзләренчә, "Университет теләктәшлеге" Русиядә киң хәрәкәткә әйләнеп бара, яңа бүлекләре ачыла. Бу һөнәр берлеге төрле шәһәрләрдәге үзләренең әгъзаларын яклау чаралары оештыра.

"Бу хакимияткә ләббәйкә җырлаучы, җитәкчелек канаты астында ял йортларына юлламалар бүлеп кенә утыра торган оешма түгел, ә югары уку йортларында эшләүчеләрнең хокуклары өчен көрәшә торган берлек", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG