Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI: Украинадагы сугыш халыкара кораллы низагка әверелде


27 августта төшерелгән бу фотода Украинаның сепаратистлар контролендәге өлешендә артиллерия янында хәрби машиналарның артус күренә
27 августта төшерелгән бу фотода Украинаның сепаратистлар контролендәге өлешендә артиллерия янында хәрби машиналарның артус күренә

Amnesty International исемле халыкара хокук яклау оешмасы үзенең яңа хисабында Украина ягыннан да, сепаратистлар ягыннан да кеше хокуклары бозылуын, 5 сентябрьдәге килешү нигезендә атышлар тукталганга кадәр сугышта Русиянең дә катнашканлыгын белдерә.

"Бу низагта барлык яклар да тыныч кешеләр гомерен хөрмәтләмәүләрен күрсәтте һәм халыкара кануннарны тупас рәвештә бозалар", диде Amnesty Internationalның генераль секретаре Салил Шетти.

"Без туплаган дәлилләрдән Русиянең бу низагка тагын да күбрәк ут өрүен күрдек, ул бу низагка турыдан-туры да тыкшына, сепаратистларга ярдәм дә итә. Русия бик зур хокук бозуларга баручы сугышчы көчләрне яшерен рәвештә корал белән тәэмин итүен һәм башкача ярдәм күрсәтүен туктатырга тиеш", ди Amnesty International.

Оешма тикшерүчеләре Украинаның көнчыгышында беркемне аямас тупка тотуларны, кешеләрне көч белән алып китеп җәзалаулар, үтерүләрне документальләштергән.

Мәскәү 5 сентябрьдәге атышларны туктату килешүе нигезендә тукталып торучы сугышта катнашуын кискән кире кагып килә. Әмма ясалма иярченнәр аша галәмнән төшерелгән сурәтләр һәм җирдәгеләрнең сөйләгәннәре, Amnesty International исәпләвенчә, бу сугышның инде халыкара кораллы низагка әверелүен күрсәтә.

Югарыдагы фотоның зурайтыйлган өлешләре. Сулда 122 миллиметрлы Д-30 гаубицалары, уңда амфибия машиналары (БРДМ-2с) булырга охшый
Югарыдагы фотоның зурайтыйлган өлешләре. Сулда 122 миллиметрлы Д-30 гаубицалары, уңда амфибия машиналары (БРДМ-2с) булырга охшый

Бу фотоларда августның 13еннән 29ына кадәр арада чикнең Украина ягында көнбатышка ут ачарга әзерләнүче артиллерия көчләре урнаштырылуы күренә. Алар арасында 122 миллиметрлы Д-30 гаубицалары да булырга охшый. Бу һөҗүм позицияләренең икесе янында тәэминат техникасы да күренә һәм бункерлар да булырга охшый. 29 августта төшерелгән фотода инде алты амфибия машинасы да (БРДМ-2с булырга охшый) күренә.

Шундыйрак башка бер артиллерия позициясе бераз төньяк-көнчыгыштарак икенче бер урында да күренә. Монсы да чикнең Украина ягында. 26 августа төшерелгән бу фотода бераз камилрәк үзе хәрәкәт итүче гаубицалар (152 миллиметрлы 2С19 Мста-С булырга охшый) күренә һәм алар Украина армиясе урнашкан көньяк-көнчыгышкарак карап тора.

29 августта төшерелгән фотода артиллерия инде көнбатышка төбәлгән хәлдә, агачлар янында поскан һәм якындагы басуга тезелгән машиналар күренә.
29 августта төшерелгән фотода артиллерия инде көнбатышка төбәлгән хәлдә, агачлар янында поскан һәм якындагы басуга тезелгән машиналар күренә.

Августның 26сыннан 29ына кадәр арада бу артиллерия инде көнбатышка төбәлгән хәлдә. 29 августтагы фотода агачлар янында поскан һәм якындагы басуга тезелгән машиналар күренә.

"Бу иярчен фотоларында күренгәннәргә Украинада әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләренең сөйләгәннәрен һәм Русия хәрбиләренең һәм хәрби техниканың чик аша үтеп йөрүен үзләре сөйләгәннәр белән бергә кушканда, монда инде халыкара кораллы низаг башланганлыгына бернинди шик калмый", ди Шетти.

Amnesty International тикшерүчеләре Алечевски, Донецки, Крамоторски, Красный Луч, Лисичански, Луһански, Рубежное, Первомайски һәм Словянски шәһәрләреннән качучы халыктан мәгълүмат туплаган. Алар шулай ук Украинадан Русиянең Ростов өлкәсенә качканнардан да сораштырган.

Качаклар үз тирәләренең Украина хәрбиләре ягыннан каты артиллерия утына тотылуы турында сөйләгән. Алар сөйләгәнгә караганда, хәрбиләр уты беркемне дә аямаган һәм бу сугыш җинаяте буларак бәяләнергә мөмкин. Шаһитләр шулай ук сепаратист сугышчыларның кешеләрне көч белән алып китүе, җәзалавы һәм үтерүе турында сөйләгән.

Мәсәлән, Словянскида яшәүчеләр Amnesty Internationalга сепаратист сугышчыларның бер дин әһелен, аның ике улын һәм чиркәүгә йөрүче ике кешене тотып итеп алып аларны азат итү өчен 50 мең АКШ доллары соравы турында сөйләгән. Җирле халык акча җыеп өлгергәнче тотыкларның барысы да үтерелгән.

Amnesty International шулай ук Украин хәрбиләре ягында сугышучы ихтыярилар батальоннарының кайбер кешеләрне көч белән алып китеп кыйнавы турында да ышанычлы дәлилләр булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG