Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида сайлаучылар губернаторның эштән китүен таләп итте


Иркутскида "Сайлау хокукы өчен" дип аталган митинг үтте. Шәһәр үзәгенә 800ләп кеше җыелган. Сайлаучылар губернатор Сергей Ерощенконың эштән китүен таләп итте. Чарада катнашучыларның кулларында "Безгә сайлау кокукын кайтарыгыз", "Бердәм Русия, сайлаучыларсыз гына үзегез тавыш бирегез!" дигән шигарләр дә бар иде, дип хәбәр итә радиобыз хәбәрчесе Ккатерина Вертинская.

Оппозициядәге фиркаләрдән булган намзәтләрне сайлаудан читләштерү бу митингка чыгарга мәҗбүр иткән. Чарада КПРФ, “Гадел Русия”, “Русия ватанпәрварлары” вәкилләре һәм тарафдарлары катнашкан.

Иркустскилар өлкә думасына сайлауда төбәк башлыгы көчле оппонентларны читләштереп канун чыгару җыенын төзергә тели дип белдерә.

XS
SM
MD
LG