Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Көнчыгыш хәрби бүлгедә көтелмәгән тикшерү үткәрергә боерды


Русия президенты Владимир Путин Көнчыгыш хәрби бүлгедәге бөтен гаскәрләрне дә тикшерергә боерды. Бу хакта саклану министры Сергей Шойгу хәбрә итте.

Путин күрсәтмәсе нигезендә Шойгу Мәскәү вакыты белән иртәнге 10да Көнчыгыш хәрби бүлгедәге бөтен гаскәрләрне дә хәрби әзерлеккә китерергә боерды.

Саклану министрлыгына шулай башка дәүләт оешмаларының да ук сугыш шартларына әзер булуын тикшерү кушылды. Бу тикшерүләр Байкал аръягы, Приморье, Хабаровски, Камчатка, Амур, Сахалин өлкәләрендә үтәчәк.

Август аенда Русия гаскәрләре Ерак Көнчыгышта соңгы 30 ел эчендә зур күнегүләр үткәргән иде. Бу күнегүләр Курил утраулары тирәсендә булды, анда Тын океан флоты, һава-десант гаскәрләре һәм хәрби авиация катнашты. Бу күнегүләргә җавап итеп Япония, бәхәсле җирләрдә мондый чаралар үтмәскә тиеш, дип протест белдерде.

Аңа кадәр исә Украинаның көньяк-көнчыгышында вазгыять катлауланды дип Русия апрель аенда Ростов өлкәсендә күнегүләр үткәрде. Июньдә Калининград өлкәсендә һава-десант гаскәрләре, Балтыйк флоты һәм һава көчләре катнашында күнегүләр үтте.

XS
SM
MD
LG