Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәте Кырым мөселманнары өчен хаҗ бәясен төшергән


Быел Кырымнан хаҗга 140 мөселман барачак. Мәккәгә барырга теләүчеләрнең саны күбрәк, әмма Согуд Гарәбстан Кырым өчен шундый гына квота биргән.

Хаҗга баруны Кырым мөфтияте оештыра. Сәфәргә чыгарга теләүчеләрнең барысы да диярлек документларын һәм акчаларын тапшырды инде, дип сөйләде Крым.Реалии сәхифәсенә Мөфтияттә эшләүче Зенифе Сейдаметова. Аның сүзләренә караганда, хаҗилар сәфәргә чыгар өчен барысы да Русиянең чит ил паспортларын ясатырга тиеш.

Быел Кырымнан хаҗга бару 2.500 долларга төшәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 1.5 мәртәбә кимерәк. Сәфәрне Русиянең "Муслим тур" ширкәте оештыра.

Казаннан хаҗга бару 155 мең сум (4 мең доллардан артык). Татарстанга быел 1800 кешелек квота бирелгән. Русиядән хаҗга 16 мең 400 кеше барачак дип хәбәр ителә. Быел беренче тапкыр хаҗилар менингококк, пневмококк һәм грипптан вакцина кадатып барырга тиеш.

XS
SM
MD
LG