Accessibility links

Кайнар хәбәр

14 сентябрь - Русиядә бердәм сайлау көне


Якшәмбе 14 сентябрь Русиядә бердәм сайлау көне. 30 төбәктә губернаторлар, 14 субъектта җирле парламентлар сайланачак. Шулай ук кайбер шәһәрләрдә мэр һәм шәһәр шурасына сайлаулар үтәчәк.

Тавыш бирү урыннары Татарстанда иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак. Республикада 2 млн 933 меңнән артык кешенең тавыш бирү хокукы бар, дип хәбәр итә Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе.

Татарстан белән Кырымда халык парламентны, Башкортстанда республика башлыгын сайлый.

XS
SM
MD
LG