Accessibility links

Улюкаев саклану чыгымнарын киметеп мәгарифкә акчаны арттырырга чакыра


Алексей Улюкаев
Алексей Улюкаев

Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев илнең хәрби һәм пенсия чыгымнарын “эффектив түгел” дип бәяләде.

Аның әйтүенчә, Русия икътисады кыенлыклар кичергән һәм икътисадны коткарып калу мәсьәләсе мөһим мәсьәлә булган бу чорда дәүләт бюджетында икътисад, мәгариф һәм сәламәтлек саклау чыгымнары саклану һәм пенсия фондына траснфертлардан зуррак булырга тиеш.

Министр моны бүген ачылган Сочи инвестиция форумы кысаларында Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы вакытында әйтте.

Русия хакимиятләре баланслы бюджет белән икътисади үсеш арасында берсен сайлау юлыннан китмәскә тиеш, чөнки бу юл икътисадны кризиска китерәчәк, диде Улюкаев.

Министр, шулай ук, дәүләт туңдырылган бер триллион сум пенсия акчаларын үз ияләренә кайтарырга тиеш, диде. "Безнең пенсия системына тимәскә кирәк. Әгәр дә безнең йөкләмәләр бар икән, без аларны булдырганбыз икән, дистәләрчә миллион кешегә бу юлны вәгъдә иткәнбез икән, димәк аны үтәргә кирәк", дип әйтте Русиянең икътисади үсеш министры.

XS
SM
MD
LG