Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсендә Республика хастаханәсендә операциянең вакытында билгеләнмәве эше карала


Казанда аягы сынганнан соң дөрес ялганмаган бер ханым аны караган Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика хастаханәсе табибын мәхкәмәгә биргән. Хатын-кызның "рухи зыян өчен" 200 мең сум таләп итеп тапшырылган шикаяте Идел буе районы мәхкәмәсендә бүген карала. Бу хакта аның адвокаты Казан хокук яклау үзәге юристы Игорь Шолохов хәбәр итте.

2013 ел башында ханым аягын сындырып Республика хастаханәсенә салына. Берничә ай дәваланып йөргәннән соң гына табиблар операциясез тулысынча савыгып булмаячагын ачыклый. Операция 25 ноябрь ясала.

"АК БАРС — Мед" иминият ширкәте бу эшне тикшергәннән соң операциянең 30 июльдән дә соңга калмыйча ясалырга тиеш булган, дигән нәтиҗә ясый.

XS
SM
MD
LG