Accessibility links

Кытайда имамны үтергән өчен ике уйгыр үлем җәзасына хөкем ителгән


Кытайда Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә хакимият тарафыннан билгеләнгән имамны үтергән өчен ике кеше үлем җәзасына хөкем ителгән.

Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары дүшәмбе көнне хәбәр итүенчә, Кашгар шәһәре мәхкәмәсе Гани Хәсән һәм Нурмәмәт Абидилимитны террор төркемен оештыруда һәм имамны махсус үтерүдә гаепле дип табып үлем җәзасына хөкем итте. Атавулла Турсун теракт һәм үтерүдә катнашу өчен гомерлек төрмәгә җәзасын алды.

Мәгълүмат агентлыклары язуынча, әлеге исемнәр барлык хөкем ителүчеләрнең уйгыр булуын күрсәтә.

Имам Кашгарда 30 июль көнне иртәнге намаздан соң мәчет янында үтерелгән иде. Җәй көнне Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә берничә хөкүмәт бинасына һөҗүм булды һәм Кытай халык республикасы җитәкчелеге аны оештыруда уйгыр сепаратистларын гаепләде.

Хокук яклаучылар Кытай хакимиятен милли азчылыкка карата дискриминация сәясәтен алып баруда гаепли.

Әле күптән түгел Кытай хакимиятләре Пекин университеты профессоры Илһам Тоһтине сепаратизмда гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән иде.

Илһам Тоһти хакимиятләрнең террор гамәлләреннән соң гаепсез уйгырларны кулга алып төрмәгә ябуларын, үзе туган Синҗан өлкәсендә уйгырларның басым астында яшәвен, дин һәм мәдәнияткә булган һөҗүм турында белдереп килде.

XS
SM
MD
LG