Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан думасы сәхифәсендә Русиядән чыгу белдерүе булды


Әстерхан
Әстерхан

Әстерхан өлкә думасы сәхифәсендә узган төндә өлкәнең Русиядән чыгып үзен Түбән Идел халык республикасы дип игълан итүе турында белдерү күренеп алды. Берничә сәгать торганнан соң белдерү сәхифәдән алынды. Җирле хакимиятләр рәсми сәхифәгә хакерлар кергән булырга мөмкин, дип белдерде.

"Гадәттән тыш комитет" исеменнән куелган белдерүне имеш Әстерхан гебернаторы, өлкә думасы рәисе, җирле ФСБ бүлеге һәм "Донецки халык республикасының" элекке "саклану министры" Игорь Стрелков имзалаган.

Тәртип саклаучылар тикшерү башлады, интернет һәм мәгълүмат чараларында экстремистик эшчәнлек алып бару һәм сепаратизмга чакыру нигезендә җинаять эше ачылырга мөмкин. Гаепле дип табучыларга мәҗбүри эш яки биш елга кадәр төрмә яный.

XS
SM
MD
LG