Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин медиада чит ил капиталын чикләү турында канун имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Русиядәге мәгълүмат чараларында чит ил капиталын 20%ка калдыру, чит ил вәкиленең медианы оештыручы була алмавы турында канун имзалады.

Әлеге канун нигезендә, чит дәүләт, юридик һәм физик зат, шулай ук чит халыкара оешмаларның Русиядәге мәгълүмат чаралары капиталында 20%тан артык активлары була алмый. Әлегә бу сан 50% иде. Яңа чикләүләр 2017 елның 1 февраленнән керәчәк.

Бу канун, мәгълүмат чарасы дигән лицензиясе булмаган һәм шулай ук халыкара килешүләр нәтиҗәсендә төзелгәннәрдән кала, барлык медиага да кагылачак.

Бу канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе – ЛДПРдан Русия думасы депутаты Вадим Деньгин сүзләренчә, канун "якынча 20-30лап мәгълүмат чарасына", шул исәптән "Ведомости", "Коммерсантъ" и Forbes-ка да кагылачак.

XS
SM
MD
LG