Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан аша узачак Мәскәү-Пекин тиз йөрешле юлның бәясе 245 миллиард долларга төшәргә мөмкин


Казан аркылы узачак Мәскәү-Пекин тиз йөрешле юл проектының бәясе 245 миллиард доллар дип исәпләнгән. Бу хакта Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары яза. Әлеге юлдан Русиядән Кытайга ике көндә барып җитеп булачак дип фаразлана.

Юлның озынлыгы җиде мең чакрым һәм ул шулай ук Хабаровски, Улан-Батыр, Иркутски, Астана, Екатеринбур аркылы узачак.

“Бизнес Online” язуынча, Русия тимер юл ширкәте башлыгы Владимир Якунин “әгәр илләр дәүләт гарантияләре шартларында инвестиция бирү турында килешсә” юл төзелешенең беренче өлешләрен проектлау инде быел ук башланырга мөмкинлеген әйтте.

Октябрьдә Кытай Мәскәү-Казан тиз йөрешле юл төзелешенә ун миллиард доллар бирергә әзерлеген әйтте, әмма аның төп шарты булып әлеге юлны Пекинга кадәр сузу тора иде. Кытай премьер-министры Ли Кэцянның Мәскәүгә сәфәре барышында Русия һәм Кытай әлеге юлны төзүдә хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.

XS
SM
MD
LG