Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петр Порошенко: Русия газы кышын 385, җәен 325 доллар булачак


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко шимбә кичендә "Первый национальный" телеканалына әңгәмәдә Украинаның Русиядән газның мең кубометрын кышын 385, ә җәен 325 долларга алачагын белдерде. Ул 2015 елның 31 мартына кадәр Русиянең кышкы бәягә ризалашканын әйтте.

Порошенко сүзләренчә, Русия ягы ел дәвамында газга 385 доллар сораган. “Без ике төрле бәя булырга тиеш, кышкы – куллану куп булганда икътисади яктан таләпләр үсә һәм җәйге бәя, сорау кими, чөнки куллану да кими. Безнең Европа Берлеге белән тәкъдим 325 – җәйге, 385 – кышкы бәя иде”, диде ул.

XS
SM
MD
LG