Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия паспортының Кырым язмышы мәшәкатьле булып чыкты


Кырымда яз көннәрендә халык чиратка басып Русия паспортларын алганда аның моңа ничек шатланганын төрле матбугат чаралары кабат-кабат хәбәр итеп торды. Вакыт узды һәм бу тема матбугатта инде бик сирәк күтәрелә, әмма паспорт мәсьәләсе моның белән генә тәмамланды дип уйлаучылар бик ялгыша. Бу мәсьәлә инде бөтенлей икенче бер проблемага әверелеп бара һәм ул “крымнаш”ларга яңа “шатлыклар” китәрә башлады.

Русиянең федераль миграция хезмәте Кырымда өләшкән паспортлар хакында халык арасында имеш-мимешләр дә шактый. Бу паспортлар белән Русиянең үзендә фатир-йорт алырга теләүчеләрне, бу нинди паспорт, дип кире кайтаралар имеш. Кырымнан Краснодарга килен булып барган бер туташның кияүгә чыгу хакында документын җирле загс бүлеге шул ук Русия паспорты аша теркәүдән баш тарткан дип сөйлиләр. Бәлки бу рәсми булмаган хәбәрләр очраклыдыр, кем белә, ләкин бу паспортларны Украина, дөнья танымаганы инде хак сүз. Моннан төрле проблемалар килеп чыга, иң мөһиме – бу паспорт белән кешенең каядыр баруы чикләнә.

Поездга утырып Джанкой чигеннән Украинага чыкканда моны бик тиз аңлый башлыйсың. Инде Украинаның Новоалексеевка йә Мелитополь шәһәренең беренче тукталышында ук “крымнашлар” шул ук Русия паспортын сакчылар вагонга кергәнче берәр тишеккә яшерү өчен урын таба алмый интегәләр. Мөгаен украин сакчылары кырымлылар өчен тик украин паспортын канунлы дип исәпли. Аларга ялгышып Кырым регистрациясе булган Русия паспортын күрсәткән кырымлыларны хәтта поезддан төшереләр, ягъни украин паспортың булмаса сине поезддан төшереп кире Кырымга кайтарып җибәрәләр. Соңгы вакытта “крымнаш”лар поездларда бары тик украин паспорты белән йөри башлады. Халык бит ул вазгыятьне тиз аңлый, ияләшә, урамнарда “Крым наш” дип кычкырып кына яшәп булмый, ашарга да кияргә дә, йөрергә дә кирәк.

"Крым наш" дип кычкыручылар украин паспортына мохтаҗ

Ә йөрергә еш кына туры килә, чөнки Кырымда хәзер ашамлыкларга, бөтен әйберләргә бәяләр үсә бара, халык Русия биргән эш хакына чикләре ябылган Кырымда элеккечә яши алмый. Ул Украинага чыгып андагы арзан бәягә нәрсәдер алып кайтырга тырыша һәм андыйлар арта бара. Күбрәк Акмәчәт–Киев, Акмәчәт–Одесса юнәлешендә болай йөрүчеләр Советлар берлеге таркалгач барлыкка килгән зур бауллар ташыган челночникларны хәтерләтә. Монда инде “крымнаш”лар вазгыятьне “аңлап” украин паспортын украин сакчыларына күрсәтеп, без сезнекеләр, без украин ватандашы, кайберләре исә тагын да ышанчлы итеп моны раслау өчен, без референдумда катнашмадык, дип исбатламакчы да булалар. Менә шундый могҗизалы да, мәшәкатьле дә булып чыкты бу Русия паспортының Кырымдагы язмышы.

Бу паспортларны Кырымда гына тулысынча кулланырга мөмкин һәм Русиягә очкыч белән барсаң куллана аласың. Бүтән илләрдә аны кем таныячак – билгеле түгел. Бу сәбәптән хәзер Кырымнан кемдер читкә чыгасы булса, тик украин паспорты белән чыга ала, аны югалтсаң Русия паспорты белән тик Русиягә Украина җиренә кермичә чыга аласың, вәссәлам. Ә инде украин чит ил паспортың булмаса, бернинди чит илгә дә чыга алмаячаксың, чөнки чит илләр тик бу паспортны таный, илчелекләр визаларны да шул украин паспорты аша ачалар. Шуңа күрә “крымнаш”лар телиме-юкмы украин паспортына бик тә мохтаҗ булып калдылар хәзер. Аны югалтсаң бөтенләй “невыездной” булып кала аласың.

Кырым машиналары да "невыездной" булып калды

Европаның Русиягә каршы санкцияләре паспорт мәсьәләсендә кырымлыларга шулай итеп кагылуы – проблемаларның әле берсе генә. Мәсәлән, украин регистрациясе булган шәхси машинага Русия номерларын ашыгып элгән “крымнаш”лар Украинага чыксалар шул машинаны штраф көтә. Сәбәбе – бу машиналарның бөтен номерлары Украинаның ГАИ базасында теркәлгән, ә инде шул ук машина башка номер белән Украина җиренә керә икән, аны тикшерү башлана. Ни өчен бер үк машина икенче илнең номерлары белән йөри, дигән сорау туа, паспортлар да тикшерелә, машина да. Калганы инде билгеле. Беренче вакытта машиналарын Украинада калдырып киткәннәр дә булды. Хәзер инде машинада Русия номерлары белән Кырымнан Украинага, башка илләргә чыгучылар юк дәрәҗәсендә. Күрәсең, беркем дә машинасыннан аерылырга теләми. Димәк Русия номерлары белән Кырым машиналары да “невыездной” булып калдылар.

"Крымнаш"ларның паспорт "шатлыклары"

Бүген кырымлыларга украин паспортын югалту зур мәшәкатьләр тудыра. Әйе, украин паспортын кырымлылар теләсә Херсон өлкәсенә барып яңадан торгыза алалар, Украина мондый форсат булдырды, ләкин ул паспортны яңадан бирсәләр дә анда Кырым регистрациясен, ягъни пропискасын инде бер җирдә куйдыра алмыйсың, чөнки Кырымның һәммә милиция бүлекләрендә, паспорт өстәлләрендә бөтен украин штампларын, мөһерләрен Русия хезмәтләре инде күптән җыеп алды. Украин паспортына исә Русия мөһерен ничек куясың, бер ничек тә куя алмассың. Димәк яңа украин паспортын Херсонда ясатсаң да, аның Кырым регистрациясе булмаса, аны да кемдер таныячагы икеле. Шулай итеп “крымнаш”ларның инде ничә паспорты булса да, шул хәтле мәшәкатьләре дә барлыкка килде.

Март аендагы шатлыклы кычкырулар да инде ни өчендер ишетелми башлады Кырымда. Украин паспорты исә “крымнаш”лар өчен зур дөньяга чыгу өчен бердән-бер канунлы документ булып кала бүген. Маяковский совет паспорты хакында шигырендә язган кебек булып чыкты хәзер “крымнаш”лар өчен украин паспортының чиксез кыйммәте:

К любым
чертям с матерями
катись
любая бумажка.
Но эту...
Я
достаю
из широких штанин
дубликатом
бесценного груза...

Бүгенге Кырымда “крымнаш”ларның паспорт һәм башка “шатлыклары” алга таба да чиксез булачактыр. Нишлисең инде, кем әйтмешли, бер шатлыкның бер кайгысы да була бит. Тик март аенда Русия паспортларын алучылар хакында шатланып язганннар бүген моның белән бәйле килеп чыккан тормыш мәшәкатьләре хакында ни өчендер лям-мим.

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG