Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лукойл" халыкара кредиттан баш тартты


Русиянең "Лукойл" нефть ширкәте 2014 елда халыкара банклардан алырга җыенган кредиттан баш тартты, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Ширкәт АКШның санкцияләр исемлегенә 12 сентябрь кертелде. Американ ширкәтләренә "Лукойл"га нефть табу өчен җиһазлар һәм технологияләр сату тыелган.

Reuters хәбәр агентлыгы 10 октябрь көнне "Лукойл" яңа кредит сорап халыкара банкларга мөрәҗәгать итте дип хәбәр иткән иде. Ширкәтнең халыкара банклардан кредит алу мөмкинлеге чикләнмәгән.

XS
SM
MD
LG